Логотип Казан Утлары
Шигърият

Укытучы куйган билге

«Тел ачкычлары бирә күр минем газиз балама, Күңеленә гыйлем нурын, яктылыгын салгала.

«Тел ачкычлары бирә күр минем газиз балама,
Күңеленә гыйлем нурын, яктылыгын салгала.
Матур язсын, тиз укысын, барысын да аңласын,
Аңлаганын сөйли белсен, югалып та калмасын.
Укытучысын тыңласын, тәртипле була күрсен,
Барысына да өлгерсен, мөстәкыйль була белсен».
Көннәр буе сиңа шулай теләкләр теләп торам.
Начар билгеләрең күрсәм, йөрәгем әрни, балам.
Ә менә «дүртле», «бишле»ңә синнән артык куанам:
Тырышсаң булдырасың бит, булдырасың бит, балам!
Укытучы куйган билге гади сан түгел шул ул:
Әниләрнең йә шатлыгы, йә борчу билгесе ул...

 

"КУ" 03, 2023

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев