Логотип Казан Утлары
Шигърият

Укытучы

Рух һәм илһам уятучы. Гомерегез кош юлыдай, Сез – мәңгелек Укытучы!

Ришат Салих улы Исмәгыйлевкә

Маңгайларда еллар сыры –

Мәңге тынмас көрәш кыры.

Ә иңнәрдә зур хәзинә –

Җырларга тиң гомер юлы.

Әйләнеп бер баксаң артка –

Утта янган Брест ята,

Сыңар аяк, тәндә ярчык,

Үч итеп бар киртәләргә,

Яшәүгә чәм, ярсу арта.

Зая түгел бу гомерләр,

Булмады бу яшәү хата.

Орлык төште яшь җаннарга:

Әхлак, хаклык, милләт йөзе,

Бәһасез бер олы байлык –

Ана теле – намус сүзе.

Кыйтгаларның һәрберсендә

Шәкертләр бар – сезнең җимеш.

Мәйдан тота, тарих яза,

Тантанада – сезнең өлеш!

Сезнең шәхес – үзе дәрес,

Рух һәм илһам уятучы.

Гомерегез кош юлыдай,

Сез – мәңгелек Укытучы!

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев