Логотип Казан Утлары
Шигърият

Укудамын, дип, төш күрәсең, имеш...

Әллә күкләр, әллә баш көч әмере: Милли хистән азат икәнсең, имеш!

Синең шомлы төш турында газәл


Укудамын, дип, төш күрәсең, имеш:
Яңа фәннәр… Тиргә төшкәнсең, имеш.
Әллә күкләр, әллә баш көч әмере:
Милли хистән азат икәнсең, имеш!

Каяндыр килгән «сөенечле» хәбәр:
«Кирәге юк тел өйрәнмәссең», имеш! –
Тизләтелгән Тел, Дин, Хәтерне җую, –
Татар исменнән син ваз кичкәнсең, имеш.
Кинәт төш бүленеп (азан тавышына!)
Елый-елый: «Тәүбә!» – дигәнсең, имеш.
Гаташ ник яза моны? Үзең: «Бу хәлне
Газәлгә керт!» – дип, үтенгәнсең, имеш!

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев