Уйлы чагым

Гомер төйнәлгән төен,

Сүтелгәненә сөен.

Шунсы мөһим: яшәмәдем

Көйләп гел кеше көен.

Гомер – сүтелгән йомгак,

Яшәлгән бик тә тыйнак.

Менмәдем кеше теленә,

Гаепсезләрне кыйнап.

Юк, гаепләмим көзне,

Юа, дип минем эзне.

Кирәк җирдә әйтә килдем

Әйтәсе килгән сүзне.

Һәр гомер – ул бер инеш

Теләгәнеңә иреш.

Күренә инеш тамагы,

Димәк, йомгаклап килеш.

Ни әйтим сезгә тагын:

Салмакланган шул агым.

Гомерне бизмәнгә салып

Нәтиҗә ясар чагым.

Рифкать Имаев

"КУ" 9 (сентябрь), 2016

Фото: pixabay 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: