Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уйланыйк

Эчә-эчә ант эчтек...

Эчә-эчә ант эчтек.

Үгез дип тана печтек.

СССРны иштек.

Түрәләргә иелә-иелә

маңгайларны тиштек.

Мәхкәмәләр кичтек...

Комнан аркан иштек.

Иманнан кичтек.

Акчадан пот ясап,

табынуга күчтек...

Артык дәвам итмим –

уйланыйк печтик! 

"КУ" 6, 2016

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев