Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уйлый калсам

Уйландыра – бүген, дим, ни калган Матур дәртле көчле чагымнан? Мул тупланган тормыш тәҗрибәсе, Күп сорауга җавап табылган.

Уйландыра – бүген, дим, ни калган
Матур дәртле көчле чагымнан?
Мул тупланган тормыш тәҗрибәсе,
Күп сорауга җавап табылган.
Күз яшьләре түккән йокысыз төн
Көлемсерәп искә алына.
Ә шулай да, бәхет мизгелләре
Яктылыгы күбрәк чагыла.
Уйлый калсам, үткән эзләремдә
Тормышның бар әчесе-төчесе –
Яшәешнең нәкъ тик миңа тигән
Мәңге кабатланмас өлеше.
...Ә хыялда калган күпмесе?!
Чынга ашмый калган ул хыяллар,
Меналмаслык текә үрләрдә.
Тик шулай да ымсындыра әле,
Күңел күтәренке көннәрдә.

 

«КУ» 11, 2026

Фото: Индира Габдуллина

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев