Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уйлар тудыра алганда

Уйлар тудыра алганда, мин әле монда кирәк!

Уйлар тудыра алганда,

мин әле монда кирәк!

Акылым әле йөрәктә,

йөрәгем әле зирәк.

Кемгәдер минем уйларым

үзенекедәй булсын –

җылы сер, бәлзәмле тылсым

булып җанына тулсын,

Ходай биргән, дип уйласын,

белмәсен дә мин барын...

Шулай булганда яшәргә,

язарга әле ярый...

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев