Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уенчыга

Ничек итеп, ун сүз белгән башың белән, Татар телен әнкә теле саныйсың син?!

Йөрәкләрең уйнаганда зур хисләрдән,

Ярым диеп, чын күңелдән кемне кочтың?

Йөрәгеңә сулык-сулык кан сауганда

Ватан диеп атыйсың син нине, дустым?

Яклаганда, мылтык тотып саклаганда,

Илем диеп, кай җирләрне сайлыйсың син?

Ничек итеп, ун сүз белгән башың белән,

Татар телен әнкә теле саныйсың син?!

Каеннарны, миләшләрне үзеңнеке

Дип таныйсың, башка милләт алгач тартып?!

Татарлыктан баш тартырга вакыт, диләр,

Таш миеңә көн дә, төн дә шакылдатып.

Җомгаларда мәчетләргә керәсең син,

Һәрбер язда каберлеккә кайтасың гел.

Милләт шунда күмелгән бит, дигән кебек

Кайтудыр бу, танудыр бу нибары, бел.

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев