Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уен-көлке түгел

Ә яшисе килә кешечә. Тыныч күңел, ап-ак намус белән, Хайван хәлләренә төшмичә.

Уен-көлке түгел. Түгел инде.

Хәлләр түгел биеп йөрерлек.

Бүре булып улар хәлләрдә без,

Хәлләребез эттәй өрерлек.

Кеше яши җирдә. Һәм ни өчен

Яшәгәнен аңлап бетерми.

Кемдер күктә бөркет булып оча,

Кемдер күсе кебек кетерди.

Кем уйлаган, мескен хәлләренә

Төшәр диеп җирдә бар халык.

Таң калудан узган инде хәлләр,

Ятар чаклар түгел мактанып.
Без бары тик киек. Алар да бит

Кешеләрдән күпкә акыллы.

Ризасызлык ташны ярып чыкты,

Ак намусым алга чакырды.

Нишләде бу адәм балалары,

Әллә алар бары җеннәрме?

Ак биләүгә биләп, көйләр көйләп,

Үстердек без әллә кемнәрне.

Ахырзаман, әйе, бер булачак,

Ә яшисе килә кешечә.

Тыныч күңел, ап-ак намус белән,

Хайван хәлләренә төшмичә.
 

 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев