Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җуелмасын гына...

Аяктагы тышау әле коллык түгел, Бәйләсә дә аякларны бергә.

Аяктагы тышау әле коллык түгел,

Бәйләсә дә аякларны бергә.

Һәм казык та шулай, әле коллык түгел,

Бәйләсә дә баш-аяктан җиргә.

Давыл йолкып ала җирдән казыкларны,

Тышауларны үткер кылыч кисә,

Җуелмасын гына, канга-җанга сеңгән

кылычлардан үткер дала исе.

Давыллардан көчле ирек хисе...

 

"КУ" 02,2019

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев