Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уба

Поэма

– Сталинистмы, әллә түгелме? – дип сорап куйды дустым нигәдер. Нинди фикер аның күңеленә сәяси ук булып тигәндер, юкса баллы сүзләр генә иде, рюмка да юк иде табында... Россиядә рюмка «девоныннан» төрле сорау, җавап табыла... Сорау сискәндерде йөрәгемне һәм сагайтты тыныч аңымны – әйтерсең лә миңа кәй кушамат йә бик хәтәр ярлык тагылды. «...ист»лар, «...изм»нарны күп ишеттек, без шуларсыз яши белмәдек... Ярлык үзе медаль дискы булса, «...ист»ы булды аның элмәге... Җавап бирергә мин ашыкмадым... Ул да аңлатмады соравын... Әлегәчә минем күңелемдә канлы ыргак булып тора ул. Мал түшкәсен шундый ыргак белән өчаякка асып туныйлар... Әмма шулчак бу дәһшәтле сүздә Җиңү байрагының тыны бар. Дустым минем – күренекле кеше! Бөтен Әлмәт белә дустымны. Ничә еллар без курсташ булдык... Сагынуның тансык сусыны мине, Казан казаныннан алып, Әлмәт табынына китерде – студентлык чоры мизгелләрен без сихәтле шәраб иттердек... Ул гаҗәеп төгәл – бер сүзне дә әйтмәс болай гына – сәбәпсез. Ул көттерә... Мин дә көтә беләм... Бер ритмда йөргән сәгать без... Аңның бер яртысы табын тота – сөйли, көлә, мактый, мактана; икенчесе – «сталинист»лыкның эзен эзләп җанда таптана... Хәтер сызгалана яшен кебек, гомер мизгелләре кабына... ...Җыр дәресе беренче сыйныфта – генералиссимус ягына сөеп карап, бирелеп җырлыйбыз: (итенергә генә оста мин – җырлый белмим) чын көчкә кычкырам: – Яшә, даһи Ста-а-а-а-а-а-лин!1 Ә ул үлде. Бөтен мәктәп белән, авыл белән үксеп еладык... Шул көннәрдә, ахры, күңелемдә нидер туды, нидер югалды. Шул вакыттан бирле мин, чыннан да, «сталинист» булып яшимдер?.. Күңел үлчәвемнең төрле якка һаман чайкалуын яшермим: шәхес культы кайчак баса төшә һәм кузгата нәфрәт буранын... Ә һәрвакыт Җиңү байрагын мин «эверест»та тотып торамын. Җиңүгә бит кемдер алып бара, көчле генә яулый Җиңүне! Кемнең күргәне бар берәр илгә көч-куәтнең күктән иңүен?!. Үлчәүне дә алмаштырып карыйм... Баланс таба алмыйм һаман да... Нишлисең бит, яшим, эшлим, язам шундый илдә, шундый заманда. Дөреслекне казып чыгарабыз, ә ул шартлый безнең кулларда – ябылып бетә язган яраларның каткан кутырларын кубара. Ике тәлинкәсен дә үлчәүнең авырайта тамып яңа кан. Ил-халыклар шул ук Дөреслектән плюс-минус эзли яңадан. Дөреслекнең бармы бөтен Җирне канәгатьләндерә алырлык үлчәгече?.. Юктыр!.. Әгәр булса – ул, мөгаен, фәкать – Сабырлык... Шундый уйлар яшен тизлегендә «Сталинистмы?» дигән сорауга җавап эзләделәр, хәтеремнең карст2 бушлыкларын бораулап. Җавап табылмады... Сәер сорау, кызыксынуымның култыгын, кети-кети иткән кебек капшап, түзеп булмас итте кытыгын. Көлә-көлә үзем әйтә куйдым: – Ну, Хәсәныч3, синең соравың – әлегәчә төбен күрә алмыйм: әллә туры, әллә урау ул?!. – Ул туры да, ул урау да түгел, – диде дусым, ихлас елмаеп, – яңа әсәреңә азык бирәм... Бүген – август, көне уңайлы... Чәйле чынаякны читкә этеп, балкашыгын балда онытып, мин дустымның көттем хикәятен – илһам азык җыяр минутны. Ә ул мине урамга чакырды: – Йөреп керик, аяк оеды... Коттеджның капкасы төбендә көтеп тора иде «Toyota»... Без кузгалдык һәм каядыр киттек... Дустымның да теле ачылды – чишеп җибәрде ул әсәремә азык хәстәрләнгән янчыгын. Мең тугыз йөз җитмешенче елда каты гына чирләп алган ул. Аны Әлмәт хастаханәсенә кичекмәстән илтеп салганнар. Палатада, күрше караватта яткан агай белән танышкан... Әсәремне мин язарга тиеш икән шул агайга багышлап: үз чорының типик кешесе ул, язмышы да шактый гыйбрәтле. (Әдәбият укытучысы бит – дустым белә нәрсә кирәген!) Теге ерак, ГУЛАГлы елларда тракторчы булган икән ул – әкиятләрдә җенне җигүчедәй – көчле «чытызы»ны4 җиккән ул. Район ярышларында катнашкан, Мактау тактасыннан төшмәгән, социализм тизрәк җиңсен, диеп, бөтен көчен биреп эшләгән. Төрле-төрле бүләкләр дә алган, гәзитләр дә мактап язганнар – колхоз күләмендә генә түгел, районда да ул дан казанган. Ә дан тирәсендә һәрвакытта бөтерелә бер көч – көнләшү: күзен җиргә төбәп сине котлар, сине мактый-мактый сөйләшер... Дусты булган моның – авылдашы, ярышташы колхоз кырында. Бик тырышкан, ләкин меналмаган Мактау тактасына, урынга... Һәм беркөнне өр-яңа «сытызы»5 кайтып төшкән ярышташына... Шушы тракторлар, ни кызганыч, ике дусның җитә башына. Бәхәсләшеп китә ике егет, берсен берсе яман чагалар: – «Чытызы»лар ташбакалар кебек, «сытызы»лар аттай чабалар... Ярышташлар китә онытылып, түбәләшә алар пыр тузып... – Орып бәрә «Сталинец»ыңны Түштән6 батыр кебек «чытызым»... Яшьлек тилелеге чама белми – ычкынгандыр башка сүзләр дә... Өч-дүрт көннән «чытызы»ныкының тормыш юлы кинәт үзгәрә Ун ел Колымада була егет... Кайта... Иң беренче соравы мондый була: «Теге исән-саумы, нәрсә эшли, кайда тора ул?» «Җир йотты бит аны, – дип әйтәләр, – шул ук елны, август башында»... «Кайтыр әле... Туган җире тартса... Мин дә кайттым көткән ашыма...» Әйтемнәргә без күнегеп беткән – алар меңәрләгән ләбаса – «җир йотты» дип кенә җибәрәбез, әйбер эзләп таба алмасак. Ә тегене җир чын-чынлап йоткан – әйтерсең лә көтеп торган ул – йөгереп барган тракторы белән... Чуртан йоткан кебек корбанын... Көпә-көндез... Тигез, такыр кырда... Ышанмас та хәтта беришең – җир өстендә тик ыржаеп калган «Сталинец» зурлык бер тишек. Төне буе, имеш, җир астыннан ишетелеп торган гөрелте кеше аңындагы йоклап яткан төрле хорафатны терелтеп. Халык курка калган... Бу тишеккә бер кеше дә якынлашмаган, төбе бармы, тирән микән, диеп, тик ерактан ташлар ташлаган... <...>
  1. «Гөрләсен безнең җыр» – Җәүдәт Фәйзи музыкасы.
  2. Карст – известь юылып, җир астында барлыкка килгән куыш.
  3. Ф.Х.Закиров – җәмәгать эшлеклесе, пенсионер.
  4. ЧТЗ – Чиләбе трактор заводында чыккан трактор.
  5. СТЗ – Сталинград трактор заводында чыккан трактор.
  6. Түштән (Тюштян) – мордва халык әкиятләрендә сукачы батыр.
 
Поэманы тулаем "КУ" журналының 12 нче (декабрь, 2017) санында укырга мөмкин.

фото: turbina.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев