Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тын беткәнче килә йөгерәсе!

Тын беткәнче йөгерәсе килә(!), йөгерәсе синең каршыңа... 

Тын беткәнче  килә йөгерәсе!

Һәм керәсе чиста суларга.

Синсез һава миңа агу төсле –

кыймый торам хәтта суларга.

Торам (синсез) адым атламыйча –

ялгышудан куркам, шашудан.

Ярсу йөрәк меңгә телгәләнә,

өзгәләнә хисләр ташудан.
Бимазалый уйлар өермәсе,

синсезлекнең буа ачысы.

Син булмасаң, миңа хәят нигә?

(Яши белмәм синсез, ахрысы.)

Кысан миңа чиксез дәрьяларда.

Бар галәмне күңелем тарсына.

Тын беткәнче йөгерәсе килә(!),

йөгерәсе синең каршыңа... 

"КУ" 07, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев