Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тузанда коенучы чыпчык

Эссе вакыт. Кояш – таба Шундый хәтсез кыздыра! Ә бер чыпчык кагынгалап Ком бураны туздыра.

Эссе вакыт. Кояш – таба

Шундый хәтсез кыздыра!

Ә бер чыпчык кагынгалап

Ком бураны туздыра.

И очырта, очырта соң,

Җилпеп нәни канатын.

Тузан-туфан арасында

Беразга ул кала тын.

Ялтыратып яшен сукты,

Тамчы гүя таң чыгы.

Яңгыр чакырган икән бит

Авылымның чыпчыгы!

 

"КУ" 07, 2019

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев