Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тур тавында

Тауларга мендем. Тауларның Күрдем мин төрлеләрен, – Ак чалмалы биеклеген, Томанга төренгәнен.

(Бихисап файдалары булган) Инҗир һәм
зәйтүн белән ант итәмен! Һәм (Мусаның
(галәйһиссәләм) Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү
урыны булган мөбарәк) Синадагы Тур (тавы)
белән (ант итәмен)! Һәм шушы имин шәһәр
(булган Мәккәи Мөкәррәмә) белән (ант итәмен)!
Без кешене иң күркәм кыяфәттә яралттык.
Әт-Тин сүрәсе, 2 нче аять

1
Тауларга мендем. Тауларның
Күрдем мин төрлеләрен, –
Ак чалмалы биеклеген,
Томанга төренгәнен.
Ә син үзгә, исемең белән
Аллаһ ант иткән Синай.
Муса тавында тора хач,
Таулардан биек – ак ай.
Хачка тигән кеше кулы,
Ай – иҗаты Илаһның, –
Карап тора, барлап тора
Хаклыгын вә хилафын.
Син гаҗәеп тау икәнсең,
Могҗизалы чыннан да.
Могҗизага ышанма, ди,
Яңгырыңа чылан да?!
Мисыр җирен өтә Кояш,
Таммый җәен тамчы да.
Бары монда яңгыр ява,
Сусыл үзән ачыла.

Яшел зәйтүн агачлары, –
Җимешләре бөредә.
Коръәне дә, Тәүраты да
Искә төшә биредә.
Янәшә мәчет һәм чиркәү, –
Хакка бәндә бертигез.
Бу куышта булган Муса
Һәм Мөхәммәт (с.г.в.) изгебез.
Тауларга мендем. Синайның
Иңендә басып торам.
Үзең яралткан сыйфатта
Яшәргә язсын, Ходам!
2
Утта янмас куак ялкынында6
Аллаһыдан иңгән ун әмер –
Кешелеккә яшәү кагыйдәсе, –
Һәр Китапта мәгънә бергә-бер.
Кагыйдәне яхшы беләбез дә
Бозмый калган бармы арада?
Гамәлеңә хисап тотар өчен
Менү кирәк, ахры, тауларга.
Көтмәгәндә купты ком бураны
Сынавыңмы безне, Илаһым?!
Шаярткандай берсе әйтеп куйды:
Арабызда кемдер гөнаһлы.
Һәм һәркайсы чумды үз уена, –
Бер гөнаһсыз бәндә бармы соң?
Язмыш белән күзгә-күз калганда,
Кылган гамәлләрең барлыйсың.
Кылган гамәлеңә үкенү – бер,
Кылмаганга кемнәр үкенә?
Битарафлык – үзе үлемгә тиң.
Пышылдады таулар: «Үтермә!»
Әмерләрнең берсе бу Күкләрдән
Тур тавында иңгән Мусага.
Мәгърур таулар Җир-Күк арасында,
Күрәсең, бер серле бусага.
Күкләр белән җирне тоташтырган
Ком бураны урап алды да
Җанны сискәндерер сорауларны
Китереп салды минем алдыма.
Кинәт башланган күк кисәк кенә
Тынды буран. Күкләр чалт аяз.
Биеклектән төштек. Ә күңелдә
Таулар пышылдаган кайтаваз.

6 Ут кабып та янмый торган куак (Неопали́мая купина́) ялкыны аша Аллаһы Тәгалә Муса пәйгамбәргә ун
әмер җиткерә.

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев