Туңган керләр
Кипсен диеп элгән микән инде, Урын булмаганга элгәнме. Абый белән җыеп йөри идек Суыкларда туңган керләрне.
Урын булмаганга элгәнме.
Абый белән җыеп йөри идек
Суыкларда туңган керләрне.
Бакча бавы, дошман көткән кебек,
Яугирләрен тезгән бер сафка.
Белми әле, күрәм, чүпрәк халкы,
Кереп утырасын шкафка.
Кочак тулы катып калган сөлге,
Кочак тулы күлмәк һәм ыштан.
Ул керләрне тыштан җыеп алып,
Йолып алып кердек без кыштан.
Ул керләрнең исе борыннарда,
Болындагы чәчәк исе күк.
Салкын кышта баудан кием йолку
Балачакның якты төсе күк.
Өйгә кергәч, әни күргәнче дип,
Туңып беткән шушы өемнән.
Төрле сыннар ясап куя идек
Карышусыз калган киемнән.
«Аума, тор», – дип куя идек тә без,
Чыгып китә идек онытып.
Без кергәндә ләгән эчләрендә
Ята алар, йокы куертып.
Ул чактагы кышның һәрбер көне,
Һәрбер төне чып-чын кыш иде.
Ул чакларда борын өшетүләр,
Кул өшетү бигрәк еш иде.
Кипсен диеп элгән микән инде,
Урын булмаганга элгәнме.
Абый белән җыеп йөри идек
Суыкларда туңган керләрне.
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев