Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тукталыш

Киләчәк – киләчәк! Азанда коена Өр-яңа мәчетнең фирүзә гөмбәзе…

«Үзәк» дигән тукталышны
Үзәге итеп дөньяның...
Басып торам... Трамвай арты трамвай үтә.
Теләк тә юк, рәт тә, бусагадан менәр...
Гомер иткән йортым – шәһәр үзәгендә,
«Мин әле кая барам соң?» юләр...
Торам басып...
Йөзем куйдым йөз ел таныш җилгә,
Күңелнең атларын тугарып җибәрдем.
Бәллүр яшь эленгән керфекләр очында
Тирбәлә
Өр-яңа мәчетнең фирүзә гөмбәзе.

Алтын ай, кояшка тоташкан,
Нур сибә тоташтан.
Зәңгәрдән зәңгәр күк, юк болыт әсәре.
Аһ, рәхәт җаныма, тәнемә!
Әйтерсең
Шул мизгел өчен лә туганмын... Яшәдем!
Бу – минем... Бу – безнең тукталыш!
Шәһәрнең, дөньяның үзәге!
Киләчәк – киләчәк! Азанда коена
Өр-яңа мәчетнең фирүзә гөмбәзе…

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Әминә Зарипова

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев