Тукай карашы

Ул карашта... ил җанына сыенып, Төннәр буе көзге җилләр елый. Ул карашта... зеңләп тартылган күк, Бер мөкатдәс моңлы сазның кылы. Рәнҗү, кайтмаган үч... Ул карашта Төбәлгәнме әллә утлы уктай? Карашыннан яраланган дошман — Дуэльләргә чакырмаган Тукай.   Кырыс хакыйкате заманнарның, Намус, вөҗдан, тормыш чынлыгы да — Гомер буе яшен булып яши, Карашларның серле тынлыгында.   Өзелергә торган өмидләр дә, Ялгана күк, бакса ул карашлар. Күзләремә гүя Тукай түгел, Бага сыман нурлы Ай, кояшлар.   Ул карашның тирән чоңгылына, Көтмәгәндә китеп югаламын. Шигырь-утым сүнсә, ярты төндә Тукай карашыннан ут аламын.   ...Ул карашның офыклары буйлап Сузылгандыр юлы татарымның. Дәшә сыман күзләр: «Газиз халкым, Мең бәладән сине коткарырмын!»   Карурманнар үтеп чыккан халкым, Нидер көтеп сыңар кош юлыннан. Тик ул менә чыгар микән кичеп, Тукай карашының ешлыгыннан?!.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: