Тукай кайтып төшсә...

Әгәр Тукай кайтып төшсә Бүгенге көнебезгә, – Кулын куеп каш өстенә Ни әйтер иде безгә?.. Терелеп кайтсамы Тукай Бүгенге Казанына, Азык тапмый калмас иде Үзенең язарына. Дияр иде: татарымның Рухы-җисме тазамы? Ничекләр соң дәвам итә Алу-сату базары?.. Кай патша идарә итә Сез яшәгән чорларда: «Әллүки»ләр калды микән Сез җырлаган җырларда? ...Туган тел язмышын күреп, Кабатлар иде шуны: «Әй син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бумы?» Карәхмәтләр урынына Бур Әхмәтләр ишәйде. Урлашуда, гөрләшүдә Мафияләр көчәйде! Шүрәле каргаган авыл Юк, дисеңме, һаман да, – Өр-яңадан кайтып төштек «Крепостной» заманга! Ит белән сөт һаман әле Крәстиан җилкәсендә. Үзгәреш күренми хәтта Мәхәббәт өлкәсендә: Кайда – Таһир-Зөһрә кебек Сөюдә янган утлар; Китап битләренә чумып Ләззәт эчкән минутлар? «Интернет» белән «инкыйраз» Рифмалашкан заманда, – Вәсвәсәче иблис токым Уен уйный һаман да. Харап була яшь-җилкенчәк – Капты «афәт» базына: Эшен ташлап, берөзлексез «Портал»ларда казына. Әдәп-әхлак, сәясәтнең Саекты чишмәләре. Хәтта классик әсәрләрнең Чүплеккә киткән мәле! Рухы түгел, акча өчен Ил эчендә дау бара. Монафикълар, балта тотып, Кабер ташын аудара... Кешелеккә ябырыла Супер глобальләшү, – Ходай нигъмәтләре белән Мәңгегә бәхилләшү. Яшәеш – ватык куласа, Бер әйләнә, бер баса. Сугыш-сугыш уйный илләр, Дөнья – канлы тамаша. ...Әй, Тукайҗан! Кайта күрмә Безнең бүгенге көнгә, – Дучар буласыбыз килми Синең усал хөкемгә! Уттан алып, суга салып «Пешекләр» идең безне! Зарыбызны аңлаучы юк, Белүче хәлебезне... Шигырьчеләр бик күп хәзер, Сатирада Юк шул синдәй маһирлар. «Дефицит» бездә – шагыйрьләр, Синең кебек шаһ ирләр!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: