Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тукай Хозурында

(Гомер дастаныннан) 1

Күпне күреп, күпне белеп,

Гомер сөргән картыңмын...

Иделдә үтте тугыз хан,

Җаекта үтте сигез хан,

Барын күргән картың мин!

Чичәннәр җыруыннан

Ә мин, Ил, нинди картыңмын — Ихлас җанлы бер шагыйрең? Ничә гомер яшәдем? Җан Тоя утын йөз, мең гасырның — Үткәнеме анда халкымның?! Туран, Һуннан горур атым, Ашина — Түркнең яучан затын Күмсә чорлар чаң-тузаны, Җуйдырса «Болгар олтан»ы Йә Дәшти Кыпчак кылганы? Юк, канда ул — утлы агым, Дастан булып калка ул Моң, Чичән — шул моңнар солтаны... Уйда халкымның тарихы: Мин — Моң тарихы варисы! ...Җыя милли рух Казанга — «Татарның тулы йортына», Шагыйрьләрнең Мәккәсе ул, Без пәйгамбәр хозурында — Чын изге Тукай катында! Чичән, җырау, чын узаман Ирләр җыелган мәйданда Моңлы сазы дәшә: — Әйдә Милләткә хезмәткә! Мәңгегә... — Туган тел! — дип, ил яр салганда, — Милли байрак итеп алганда, Сафка басты безнең яшьлек тә: Хөр алтмышынчы елларда — Яңгырады безнең оран да! Һәм көр тавышлы бүз бала: «Ирләр булыйк!» — диде анда. Туфан, Хәким, Арсландай Алып агалар корында, Гаҗәеп аһәңнәр хорында Чит булмады безнең җыр да. Илле елдан артык моңа; Җитмеш биш яшь — шул буынга!   2

Ирләрдән, сискәнеп, дәүләт тайган соң,

Чичәннән, гарьләнеп, Сүз качса?

Арыклыктан ат үлмәс,

Ярлылыктан ир үлмәс... —

Әмма аның (да) җаны кыйналса?

Борынгы дастаннан

Илле елдан артык моңа: Без һаман да әле шунда — Шагыйрьләр җыелган изге мәйданда, Таҗ-тәхетле Тукай янында. Күпме патша, хан үтте Иделдән, Күпме язмыш узды Илдән: «Заман кемнең заманы да, Дәвер кемнең дәвере» икән?! — Ни генә узмады, Казан, өстеңнән! Ил-йорт исән. Идел давыллый: Ул һаман корбаннар сорый: Халкым җаны ирек даулый, «Әй, байтагым, дип, байтагым — Илем, сине алдырдыкмы тагын? Дошман талар килгән соң, Әл-аман бул миннән соң!» Чичәннәр дә арта һаман Карты-яшеннән, хатын-кызыннан (Сөембикә сынлы Фәүзияләр, Саҗидәгә сеңел шагыйрәләр Үсеп чыкты, сөен, Казан!) Язабыз: тибә шигырьдә Чын төрки рух, борынгы кан! Үсәбез... Шуны да күрәбез: Без үссәк, тагы да биеккә — Күккә ашып үсә Тукай! — Җитмеш биштә дә без аңа Һаман шул бүз бала бугай! 3

Чичәнмен дип уйласаң,

Ничә-ничә чичәннәр

Сөйләп үткән дөньядан.

Елап үткән дөньядан.

Баһави. «Бүз егет»тән

Гашыйк мәгъшук(ы) өчен һәр дәм үләдер...

Сөләйман Бакырганый

Тукайлы мәйданда уйланам: Кемнәр генә үтмәгән шигъри дөньядан? Нинди жыраулар, чичәннәр узмаган! «Кил, хәйраным, биләр, сорасагыз, Ни адәм-пәйгамбәрләр үткән дөньядан? Гарәби китап укыган Галим дә үткән ди дөньядан... Кочаклап Коръән укыган Мулла да үткән ди дөньядан», — Әллә алар шагыйрь булмаган? Шул дастан-җыруларга мөкиббән (Үз сүзләре дә алтын, энҗедән!) Туфан, Хәким, Арсланнар — Әллә шундый ирләр булмаган? — Бөек гамьлеләр янына Юзәй, Шәүкәт, Әхсәннәр күчте дөньядан. «Безнең йөрәк җирдә мәңге Елап-көлеп йөрсә иде», — Дип язган нечкә җан Рәшит артыннан Китте бунтарь Роберт дусты — Ике олуг зат Әхмәтҗан — Алар да үтте дөньядан. Тиңсез милли Рух, Моң шагыйрьләре — Мөдәррис, Зөлфәт, Наис, Харраслар... Чакырдымы Кадыйрлары? — Алар да кичте дөньядан. Безнең гел бергә барган «бишлек»тән Якты йолдыз бер, ярсу җан — Мингалим дә үтте дөньядан. (Аһ, бу дөнья, аермады Безне кемнәрдән!.. Газизләрдән: Улларыбыз бездән алда китте! Килә белми килсә үлем — шул яман!) Әле исәннәрдән килер буыннар: «Ил адашып йөргәндә, Йолдызсыз-айсыз төннәрдә, Пирем, анда кайда идең?» — дип Күзгә үк карап сорарлар. Олуг сүз, Тукай мәйданы исән, Киткәннәрнең җыры, васыяте Безнең белән яши һаман. Исәннәргә юл — алга табан. Идел ага... Яши Ил. Хыял — аман. Ә Мәхәббәт? Җитмеш биштә Тик ил гаме, бәлки, башта? Әмма Яр дип, ник өзеләм? «Һәр дәм үләм» дә... тереләм! Төрки-Татар кызы! Синең өчен Мең җаным булса — фида... Мең үләм! Бу — минем язмышым, беләм... Илле елдан артык без мәйданда — Тукаебыз хозурында: Һич үзгәрмәс җаным белән, Илгә, Телгә антым белән Мәңге яшь Мәхәббәт колы — Чал баш бүген дә аңа иелгән. Менә шундый, халкым, бер картың мин, Шагыйрең мин — шактый белгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев