Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тукайны укыгыз

Авыр вакытларда татарыма Кирәк бөек шагыйрь ярдәме.

Укый-укый ача барам аны,

Эшләрем дә китә уңайга.

Күңелдәге бик күп сорауларга

Җавап эзләп киләм Тукайга.

Күрсәтә ул бай хәзинә булган

Халкым йөрәгенә юл кайдан?

Заманабыз куйган сорауларга

Җавап эзләп табам Тукайдан. 
Җавап кына табып калмыйм әле,

Җәүһәрләре илһам, дәрт бирә.

Үгете дә нотык түгел аның,

Иптәшләрчә бер киңәш кенә.

«Милләткә хыянәт итә күрмә!» –

Бу – Тукайның безгә таләбе.

Авыр вакытларда татарыма

Кирәк бөек шагыйрь ярдәме.
 

 

"КУ" 11,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев