Логотип Казан Утлары
Шигърият

Туган йортка кайтам

...Картлык, бәлки, эзләп таба алмас, Туган йортта торып калалсам.

Кеше гомере җитез елга кебек,

Кеше гомере бары бер тотам.

Шул гомерне озынайтмак булып,

Кайтып барам туган йортыма.

Бер утырып кайнар чәй эчсәм дә,

Әнкәйләрне искә төшереп,

Яшәрермен төсле, шундый чаклар

Балачакка әйди  кешене.

Мәшәкатьле тормыш чоңгылыннан

Котылыплар торыйм бер ара.

Туган йортта җаннар тугарыла,

Туган йортта гомер озая.

Җаным-тәнем, рухым савыксынга

Дөньяларым онытып, ял алсам,

Картлык, бәлки, эзләп таба алмас,

Туган йортта торып калалсам.

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев