Логотип Казан Утлары
Шигърият

Туган телне сөеп яшә!

Теле барның бардыр юлы, күркәм эше. Туган телне сөеп яшә, газиз Кеше!

Теле татлы булганнарның дуслары күп.

Дуслар белән яшәү матур, җиңел(е)рәк.

Бер яхшы сүз мең яраны төзәтә ул,

Ташларны да эретә тел, җырлый йөрәк.

Үз телемә һәрчак киңдер күңел түрем,

Әнкәемнән олы бүләк – туган телем.

Теле барның юллары бар, асыл эше –

Туган телне сөеп яшә, газиз Кешем!

Туган телдә акыллы сүз шундый кыйммәт!

Гөлбакчалар кебек телем гүзәл бизәк.

Туган телдә халкым моңы – җанга дәва,

Әйткән сүздән тула күңел, өзелә үзәк.

Теле барлар халык булган, данлы булган,

Дөньяда иң татлы нәрсә – ул тел, туган!

Җиде кат җир астыннан да юллар тапкан,

Туган телне юлдаш иткән һәрчак уңган.

Үз телемә һәрчак киңдер күңел түрем,

Әнкәемнән олы бүләк – туган телем.

Теле барның бардыр юлы, күркәм эше.

Туган телне сөеп яшә, газиз Кеше!
 

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев