Логотип Казан Утлары
Шигърият

Туган телгә мәдхия

Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем. Телне тешләп канатырлык сабыр телем...

Әй син, телем, туган телем, тамыр телем.

Җир астыннан тарих серен табыр телем...

Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем.

Телне тешләп канатырлык сабыр телем...

 

Синең белән рәхмәт укыйм, теләк телим.

Җырга салып сине, милли көйләр көйлим.

Табындагы икмәгем күк телем-телем,

Табынам сиңа, синсез бер тәм тоймас телем...

 

Әй син, телем, айлы төнем, якты көнем.

Әремнәрдән әче, балдан татлы телем.

Сине саклап калыр өчен күпме белем

кирәклеген аңладым мин, белдем бүген...

 

Әткәм-әнкәм мирасы син миңа күчкән.

Чишмә үзе сусаганда, сине эчкән...

Алдым сине, күчтең төбем-тамырыма,

күчтең күзәнәкләремә, карыныма.

 

Кердең аңга, яттың җанга, сеңдең канга.

Һәр гөл белә үз исемен син кушканга.

Җиһандагы һәрбер җисем, һәрбер матдә,

Исемем бар, дип, гүя сиңа рәхмәт әйтә.

 

Әй син телем, батыр телем, горур телем.

Җирдә йолдыз булып балкып торыр телем.

Халкым теле, хак телем син, йөрәк телем.

Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!

 

"КУ" 07, 2017

 

Фото: "Казан утлары"

архивыннан

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев