Логотип Казан Утлары
Шигърият

Туган телем

Тылмачсыз тыңлар телем: Кыйтгаларда ил-көн иткән, Инсаннарны имин иткән Тынычлык-солых теле!

Яралтышыннан яратып,
Илаһым бар иткән тел.
Таш гасырдан кешелекне
Галәмнәр гыйлемдарына –
Мәгыйшәткә илткән тел!
Скифлар, төрек бабамнар
Теле ул – туган телем:
Кубарылып күчкәннәрдә
Кәрваннардан алдан узып
Җиһанга тулган телем!
Утраклар уртак теле ул –
Тылмачсыз тыңлар телем:
Кыйтгаларда ил-көн иткән,
Инсаннарны имин иткән
Тынычлык-солых теле!
Ялган данга, харам малга
Алданмас, өстен телем:
Өммәтемә, милләтемә
Илаһымның рәхмәтендә
Догалы-сөтле телем!

Иманлы иҗат телем ул,
Моңга мулыккан1 телем.
Бөек күкләр күз алдында
Мәңгелеккә алып барыр
Юлга юлыккан телем!

1 Тулышкан – диал.

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев