Туган телем

Күпме хикмәт, күпме михнәт,

Күпме моң белгән телем,

Кайгысыннан, шатлыгыннан

Елаган, көлгән телем.

 

Муллыкны да, юклыкны да

Кичергән, күргән телем,

Авыр чакта бер телемне

Ничәгә бүлгән телем.

 

Нәнәемнең толымында

Чыңлаган чулпы телем,

Әниемнең яулыгында

Чәчәкле-чуклы телем.

 

Картатаемның ат җигеп,

Утынга барган телем,

«Карада гынай урман» җырлап,

Ак буран ярган телем.

 

Дөньяларның колач җитмәс

Киңлеген кочкан телем,

Тәмен тойган, гыйлем җыйган,

Серләрен ачкан телем,

Сөю килгәч, баштан ашып,

Бәхетем ташкан телем.

 

Бихисап синең байлыгың,

Асылың, туган телем,

Яуда яудаш, дуска – җандаш,

Калалар корган телем!

 

И телем минем, телем!

 

И назлы да, и җылы да,

И юмарт та син hаман.

Тик ни булды, без маңкортмы,

Әллә чирлеме заман?

 

Туган телдә сөйләшергә,

Туган телне бүлешергә

Җаныбыз хәзер саран.

Котылмасак бу хастадан

– Кемнәр – «хан», кемнәр – «яран»!

Ни калыр сезгә, балам?

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: