Логотип Казан Утлары
Шигърият

Туеп киттем әле кешедән

Танышасым, күрешәсем килми, Туеп киттем әле кешедән.

Танышасым, күрешәсем килми,

Туеп киттем әле кешедән. –

Җылы тапмыйм нәүмиз күңелемә,

Калтыранам, туңам, күшегәм...

Байлык, акча, мөлкәт кирәк түгел,

Акыл үземдә дә җитәрлек...

Шулай булгач, кеше дигәненең

Нәрсәсе бар исең китәрлек?!

Күрдек инде... Ияртеп тә йөрдек

Түбән дигәннән дә түбәнне...

Ышанылды шушы буладыр дип,

Өлешеңә – көмеш дигәне.

Нинди көмеш, ди, ул! Тутык тимер!

Күпме чистартсаң да, агармас...

Изге гамәлләрең бәяләмәс,

Сиңа кеше итеп карамас.

...Күңелемә тимер йозак элде

Кешелексез кырыс бу заман.

Рас килде әнкәм әйткән сүзләр:

«Бер яхшыга, кызым, бер яман...»
 

 

"КУ" 12, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев