Логотип Казан Утлары
Шигърият

"Төштә күрәм бүген дә..."

Чыңлап, чорнап карлар ява Авылымның күгендә...

Кыш

Каян килде әкияти буран –

Котыптанмы, әллә Уралдан?

Казанымның кичке урамнары

Ак биләүгә бүген уралган...

 

Юллар

Баганалы юллар дәште мине –

Атлап киттем дөнья буйлатып.

Фәлсәфи җил озата барды мине,

Сөрлекмәде тугры бүз атым.

 

Авылым

Чыңлап, чорнап карлар ява

Авылымның күгендә.

...Морҗалы, карлы йортларны,

Сарык тулы абзарларны

Төштә күрәм бүген дә.

 

Учак

Ялкыннары бии аягүрә,

Очкыннары оча югары.

Үлә учак. Учак урынында

Фәлсәфи көл кала нибары...

 

Пенсионер

Кесә төбем саегыплар калгач,

Гаип булды байтак дусларым.

Көнләшерлек дан-дәрәҗәм беткәч,

Йомшап калды хәтта дошманым.

 

Редакциядән:

Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X