Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төшләремдә язам

Шигырь язам бары төшләремдә, Таң атуга төшләр югала. Төшләремдә язган матур юллар Офыкларга таба юл ала, Энҗе бөртегедәй уала.

Шигырь язам, язам төшләремдә,
Төшләремдә мин бит шагыйрә.
Таңнар ата, илһам өркеп кача,
Өркеп кача язган шигырь дә,
Ярты җаным кала шигырьдә.
Дөнья мәшәкате, фанилыкның
Вак-төяге йота вакытны.
Килгән фикер, шигъри уй-хисләрем
Кире китә, алар вакытлы,
Тотып алып булмый якутны.
Шигырь язам бары төшләремдә,
Таң атуга төшләр югала.
Төшләремдә язган матур юллар
Офыкларга таба юл ала,
Энҗе бөртегедәй уала.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев