Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төшкә керсә

Төштә күргән өндә алга килә...

Төштә күргән өндә алга килә...

Күрәзәче түгел түгелен.

Тик шулай да ни буласын алдан

Сизеп тора минем күңелем.

Өметләрнең киселеп төшүләре

Уелып калган яшьлек мәлендә.

Читләр ничек сине үз итсен дә

Уе белән керсен хәлеңә?!

«Кешенеке – кештәктә», – дип халык

Хак сүзләрен әйткән күптәннән.

Төшкә кергән алга килә икән, –

Бу алхәбәр, димәк, үткәннән.

 

"КУ" 04, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев