Шигърият
Тәрәзәңне ачтың...
Тәрәзәңне ачтың. Иңнәреңнән Каерылып очты канатларың. Очты алар кысан мәңгелеккә.
Тәрәзәңне ачтың.
Иңнәреңнән
Каерылып очты канатларың.
Очты алар кысан мәңгелеккә.
Мин һичкайчан сине яратмадым.
Карап калдың томырылып, ник очмадың?
Очар өчен бер талпыну җитә.
Юлын җуйган бер мосафир булып,
Япа-ялгыз киттем синсезлеккә.
Качып киттем, ачык калды тәрзәң.
Ак күлмәгең калды сиңа кунып.
Сызылып калды урам, сызлап калды,
Канатсызлыгыңны аклар булып.
...Канатларың ап-ак иде – җилләр
Ак кар итеп кенә тараткандыр.
Мин һаман да синсезлектән барам.
Мин һичкайчан сине яратмадым.
"КУ" 05, 2018
Фото: pixabay
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Яяратуны яратмау аша бик көчәйтеп әйткән Лилия! Афәрин.
0
0