Төрле чагым бар бит минем дә

Бар шатлыгым ярларыннан ташып,
Сыешмаган чагы күңелнең.
Мин дә сезнең кебек гап-гади җан,
Әүлия да, сер дә түгелмен.
Бар, шашынып, диварларга сеңеп,
Яшькә каләм манып язганым.
Кырау тиеп бар өшәнгән көе
Каршылаган көзем, язларым.
Елый-елый сагыш йотканым бар,
Өмет белән җилкән сипләгән.
Ышанычлы булды җилкәннәрем,
Куәт бирде йөрәк хисләргә.
Мин әүлия йә әллә кем түгел,
Гади генә язмыш баласы.
Бабайлардан калган олы дөнья
Бездән дә бит берчак каласы.
Яшиселәр килә матур итеп,
Һәрбер таңнан серле нур алып.
Нинди матур гомер кайтавазы –
Тыңла әле, язмыш, тын калып!
Яшик әле, яшик сокланып!
"КУ" 02,2023
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз