Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төркестан

Профессор! Әйтче, остазым, Кузгалдың да янды күзең, Һәм, Нигә үз артыңнан кыстадың? – Киттек бергә дөя эзеннән...

Төркестанның кайнар туфрагында,

Эргәсендә Әхмәд Хуҗаның,

Карап калдык башын горур чөеп

Янәшәдән дөя узганын.

Профессор! Әйтче, остазым,

Кузгалдың да янды күзең,

Һәм,

Нигә үз артыңнан кыстадың? –

Киттек бергә дөя эзеннән...

Иясе бар икән дөянең дә:

– Тезлән! – диде. Дөя тезләнде.

Эссе кояш, сары яфрак сыман,

Каплаганда безнең көзләрне, –

Искәрмәдең, үрмәләдең өскә.

Сары яфрак сыман җиңел син!

Аваз бирде дөя. Әйтте гүя:

Татар һәрчак өстә күренсен...

Юкса аның юри генә иде

Кылануы, мәзәк ясавы.

Дөя чөйгән биеклектә калып...

Җиргә чумган төштә Ясәви.

Профессор! Әйтче, остазым,

Кузгалдың да янды күзең,

Һәм,

Нигә үз артыңнан кыстадың?

Анда инде кәрван тезелгән!

Мин дә киттем дөя эзеннән...

 

Төркестан шәһәре. Май, 2016 ел.

 

"КУ" 05, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев