Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төрек базарында

...Туган илне сөю башка монда – Һәр йорт саен элгән әләмен.

Мин Төркия базарында йөрим:

Яңа өзелеп төшкән алмалар,

Әфлисуннар яна кояш кебек,

Кишер-кәбестәсе – бар да бар.

Әсәренгән инсан базар күреп:

«Алам, әйдә, – дия, – төшер хак!»

Кискән алма суза сатучылар:

«Кусура бакма, кардәш, тадына бак!* »

...Туган илне сөю башка монда –

Һәр йорт саен элгән әләмен.

...Үз җирендә кыен ашый халкым,

Чәчә, ура, бит үз галәме!

Басып торам базар уртасында:

Төрек җире, синең җаның ак!

Ишетелә, җанга сыкрау өстәп:

«Кусура бакма, кардәш, тадына бак!..»

 

* Гафу ит, кардәш, кабып кара

Алсу НУРГАТИНА, Төркия

 

"КУ" 07, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев