Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тотып алам да мин урман җилен...

Тотып алам да мин урман җилен, Шарф итеп урыйм муеныма.

Тотып алам да мин урман җилен,

Шарф итеп урыйм муеныма.

Җилкәй аннан, йомшак тиен булып,

Кереп ята минем куеныма.

Саргайтмыйм дип, яшел көннәрне мин,

Таң нурына бәйлим гөлләрне мин.

Уйчанланды җәйләр, тып-тын җәйләү,

Сагышлы моң кунар йөзебезгә.

Сары көзләр төлке баласыдай

Ятып аунар безнең эзебезгә.

Чумып уйнар яфрак диңгезенә,

Көз хакимлек итәр үзе генә.

 

"КУ" 10, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев