Төшен – төшкә

Берәүгә дә багышламый гына үзем өчен язам, җан өчен. Башта уйлар, җанда көйләр чыңлый, очын очка килә ялгыйсым. Җил иркенә чыгып җилгәрәсем төшен – төшкә, чүбен – кибәккә. Арыш басуының алкышлары җанга иңә, тынны киңәйтә. Башакларның бардыр бер исәбе, күрәләрме әллә охшашлык? – Уңыш туе өчен җилгәрелү – ул, мөгаен, үзе бер шатлык. Җиргә салган һәрбер бөртек тере, яшәрерләр кабат язларын. Башаклар бит алар тормыш өчен, кеше өчен сала башларын. Битне сыйпый арыш башаклары, хатирәләр тынны киңәйтә. Эш өстендә уйлар җилгәрелә төше – төшкә, чүбе – кибәккә. Яшь чакларым, алтын башакларым!.. Сорамадык, хәтта: кем өчен – яшьтәшләрем янды яшәү өчен, яшәү биргән туган җир өчен. Үзем өчен генә җырлый алмыйм, арышларым, сезгә багышлыйм. Урган, чәчкән, яуда калганнарны онытмасам, җырда ялгышмам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: