Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төшенү

Оҗмах Җирдә юк һәм булмаячак Икәненә бик соң төшендек.

«Җирдә оҗмах юк һәм булмаячак!» –
Диләр. Ышану авыр аңарга.
Өмет итеп күпме яшәленде,
Тырышылды көн дә табарга.
Хыялларның ап-ак канатында
Очып килер кебек тоелды.
Киләчәктә рәхәт яшәр өчен
Зур максатлар алга куелды.
Каршылыклар арты каршылыклар
Очрый тора халкым алдында.
Җир әйләнгән саен кимеми ул,
Яшәү – көрәш бит ул чынында.
Яшәр өчен күпме уңайлыклар
Җир йөзендә уйлап табыла.
Бер-береңнең хәлен белер өчен
Җайлы элемтәләр салына.
Тик кабына кинәт сугыш уты,
Бәрелешләр булып торалар.
Бер-береңне җирдә юк итәргә
Ясала өр-яңа кораллар.
Саклый да һәм сагалый да алар
Күк йөзендә, җирдә, суларда.
Яшәү – көрәш булып кала бирә,
Җаннар тыныч түгел шуңарга.
Туры килде авырлыкка түзеп,
Алданылып гомер итәргә –
Рәхәт яшәтәчәк коммунизм
Таңы атар диеп иртәгә!
Күчәрендә Җир әйләнә тора.
Кая бара бүген кешелек?
Оҗмах Җирдә юк һәм булмаячак
Икәненә бик соң төшендек.

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Оҗмах Җирдә булган, бар һәм булачак!Оҗмах Җирдә юк һәм булмаячакИкәненә бик соң төшендек («Төшенү” Гөлзада Әхтәмова)Ахирәттә җәннәт, тәмугъ булган кебек,алар Җирдә булган, бар һәм булачак!Андагы күк, монда керү тәртибе дә-кемгә кайсы ишек насыйп, шул ачык...Элек тә ул булган, бар, һәм булачаклар, яшәүчеләр исән чакта, җәннәттә.Әмма анда безнең ише кешеләрне,якын китермиләр, хәтта, җәлләп тә.Тәмугъка ук әле безне кертмәделәр, әмма, шул тирәдә, асрап тоталар.Безгә, үлгәч, йә, оҗмахта, җир бирәләр , йә, тәмугъ уты белән куркыталарСәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)