Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тормыш арбасы

Аны күреп, тотып карап булмый, Авырлыгын гына тоясың. Аны ташлап калдырып та булмый, Серле арба – тормыш арбасы!

Аны күреп, тотып карап булмый,

Авырлыгын гына тоясың.

Аны ташлап калдырып та булмый,

Серле арба – тормыш арбасы!

Кайберәүләр, күпме гомер яшәп,

Ник бер арба тартып карасын?!

Мин арбаның күптөрлесен тарттым,

Иң авыры – тормыш арбасы!

Әти иртә китте, әни калды,

Кулга тотып, биш яшь баласын.

Олы малай... мин тәртәгә кердем:

«Ярдәм булсын, әни армасын!..»

Майланмаган күчәр, арба авыр,

Үргә менү безгә кая ул?!

Әни, әни... син елмаеп түздең,

Җиңел булмады шул барыр юл...

Олы юлга, әнкәй, чыгардың да

Биш балаңны озаттың кул болгап.

Бишебезгә тормыш биш арбаны

Бик тиз тапты олы юл буйлап!

Дус-ишләрне утырттым мин түргә,

Төяп җырлар, шатлык-уңышлар.

Кайгылар да очрадылар юлда,

Аларны да алдым... язмышлар!

Минем юл да, әнкәй, чокыр-чакыр,

Урап узды тигез юлларны...

Үргә менү матур хыял иде,

Арттан этүче шул булмады.

Еллар төяп авырайды арбам,

Белмим инде, күпме тартырмын?!.

...Әгәр беркөн мин арбасыз калсам, −

Балачакка, гүя, кайтырмын!..

 

"КУ" 07, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч олы мәгънәгә ия шигырь. Уйландыра. Елата. Хакыйкатьне ачып сала!