Логотип Казан Утлары
Шигърият

Томанлы иртә

Сөн буйлары – ап-ак томан... Бүген болыт – җәяүле.

Сөн буйлары – ап-ак томан... Бүген болыт – җәяүле.

Бәлки, таңда савымчының түгелгәндер чиләге?

Безне юксынудан үксеп, йолдызлар яшь койганмы?

Әллә кояш, йөз яшереп, аксыл пәрдә корганмы?

Төн – көн арасында томан сыгылмалы басмамы?

Киләсенең йөз-фигылен яшергән ак язмамы?

Йокымсырап, йортлар йөзә.. Ага агач, куак та...

Тау гына тау булып калган биектә һәм еракта.

... Әкияти сер-хикмәт бар гади генә томанда.

Ачылмаган серләр калды томан йоткан елларда.

 

"КУ" 01,2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев