Логотип Казан Утлары
Шигърият

Томан төшкән Казан каласына...

Томан төшкән Казан каласына, Халык йөри томан арасында.

Томан төшкән Казан каласына,

Халык йөри томан арасында.

Томан арасында ни барын

Күрәсеңдер үзең, татарым?!

Тайгакланган дөнья, юллар тая.

Шофёр абзый, чабасың син кая?

Үзең генә түгел, карале,

Янәшәңдә халык бар әле.

Кул сузымы – күренерлек ара,

Ел артыннан еллар сала яра.

Томанлы көн, аңны томалап,

Мәңгелек кыш кора юмалап.

Ераккарак китеп баргачтын,

Иркенәеп һава алгачтын,

Дустым яза: «Бездә юк томан».

Бездә дә юк – бары күз тонган.
 

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев