Логотип Казан Утлары
Шигърият

Толстой эзләре

Шау-шу арасыннан тынлык эзлим Толстой моңы сеңгән Казанда.

Бу бинада Толстой яшәгән бит!

Бу юллардан Толстой йөр(е)гән!

Уку-язуыннан арып китсә,

Чыгып кергән «Черек күл»енә.

Толстой йөргән сукмакларны урыйм,

Толстой гамен тоеп җанымда.

Ниләр уйлап йөргән икән димен

Казанында, яшьлек таңында?

Толстой көндәлеген кулга алам,

Болыт кунса аяз күгемә.

Фикерләрне җайга салыр өчен,

Чыгып керәм «Черек күл»емә.

Толстой рухы анда, Толстой тыны,

Толстой сабырлыгы һаман да.

Шау-шу арасыннан тынлык эзлим

Толстой моңы сеңгән Казанда.
 

 

"КУ" 03,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шау-шу арасыннан тынлык эзлим Толстой моңы сеңгән Казанда.... Шәп!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч