Төер

Кешеләрдән бик күп күрдем яхшылыкны. Дога укып, күпләр башны сыйпадылар кечкенәдән: «Ходай кушып, иман белән үссен генә!»

Мәрхәмәтле ул җаннарны онытырга тиеш түгелмен мин һич берсен дә!

Тик шулай да, мин аларга рәхмәт белән түли алмадым күк тулысынча, бурычымча.

Әллә инде гамьсез булдым. Әллә инде мәнсез булдым... Әллә вакыт табылмады?..

Әманәткә хыянәт үк димәсәм дә, күңелемдә төер калды...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: