Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төнге җыр

Еламачы, кызым! Балам, еламачы!

Еламачы, кызым! Балам, еламачы!

Әнә, кара, мырлап утыра соры мачы.

Ул да, ахры, сине юатмакчы,

Еламачы, кызым, йокла. Еламачы.

 

Ә песинең күзе, кызым, шундый яшел.

Ә тизлеге, җитезлеге – инде яшен.

Уйлый бугай, сиңа карап, бәләкәчем,

Койрык белән сөртер идем, дип, күз яшен.

 

Ә койрыгы аның, кызым, шундый йомшак –

Ул кайчакта тиенгә дә кала охшап.

Син елмайсаң, кызым, балам, песи дә шат.

Син еласаң, ул да кала бугай каушап...

 

...Еламачы, кызым. Әйдә, йокла инде.

Әнә, җиргә сиздермичә төн дә иңде.

Кичке шәфәкъ күптән инде сулды, шиңде.

Күк түренә түп-түгәрәк ай да менде.

 

Песи йоклый. Йокламаучы син дә миндер.

Йокла, кызым, йокла, балам, йокла инде.

 

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев