Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төнге сынау

...Ярым йокы халәтендә үрә катам, күзләремнән ихтыярсыз яшь чыга.

...Кинәт кенә моң-зар белән иңрәп куйдым,

ишетелде пайтәхетнең ай-вае.

Әллә инде, Тәгаләллаһ, шулай тетрәп,

Сөембикә манарасы авамы?!

Изрәр тәнгә көтелмәстән тәшвиш өстәп,

хозурымда убыр уты гөлт итте.

Зәһәр чәчкән гыйфрит кебек астан йөри,

дулап уза үзәк өзгеч гөрелте!

Шомландырып атылучы йолдызлардан

йөрәк итен өтеп торыр куз кала.

Аермачык күрәм барсын: мәйдандагы

Җәлил сыны... урыныннан кузгала.

Төнге күктә өнсез яшен уйнап алды,

кара болыт арасыннан ай чыкты.

Чәчәк тулы пьедесталдан җәһәт төшеп,

Тукай кирмән тарафына ашыкты.

Милләт рухын турайтырлык күпме гайрәт

Мулланурны өскә чөйгән тау-ташта!

Егылачак горур кыя ялварына –

гыйсъянчыдай кубарылды Такташ та.

Сөембикә җанын ничек сөендерер

дәрелфөнүн каршындагы Ульянов?..

Патшалыкның татар канлы Державины

көрсиендә утырадыр уйланып. 

Мәгърур кавем төп-төз килеш басып калыр,

эчтән сынмас мәхшәр ише сынауда.

Идел-йортның әләмедәй илекмәнне1

иңнәренә күтәрмәкче сыннар да.

...Ярым йокы халәтендә үрә катам,

күзләремнән ихтыярсыз яшь чыга.

Иблис үзе коткы салган сәер төшне

юрыйм бары, юрыйм фәкать яхшыга.
 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев