Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төн элпәсе лепердәсә таң атканда...

Тормышта да бер ишекләр ябылганда, Икенчесе ачылуын белү яхшы.

Төн элпәсе лепердәсә таң атканда,

Сызып-сызып юлын ярса кояш нуры...

Һичбер бәндә күрмәгәндә киләчәген,

Кем соң белә кайсы юлы булыр туры?

Кемнең хаклы, кемнең ялган икәнлеген,

Бүген түгел, әйтә алыр вакыт бары.

Белеп булмас сөенченең бәясен дә,

Ни нәрсәгә алышасын аһ вә зарның.

Таң сызылып аткан чакта – ике мизгел:

Төн алышыр көн белән дә килер якты.

Тормышта да бер ишекләр ябылганда,

Икенчесе ачылуын белү яхшы. 

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев