Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тәкъвалык

Тик матур хисләр белән искә алыныр Тәкъвараклар калдырган якты гамәлләр...

Күпме вакыт бу җир өстендә үтелгән,

Һәм узар әле тагын күпме вакытлар.

Тик матур вакыт булып искә алыныр

Тәкъвараклар тормыш итеп яткан чаклар...

 

Күпме еллар бу җир өстендә үтелгән,

Һәм узар әле янәдән күпме еллар.

Тик матур эзләрне яратып сакларлар

Тәкъвараклар басып узган кантар юллар...

 

Күпме көч бу җирдә инанып куелган,

Һәм куелыр әле янә күпме көчләр!..

Тик матур хисләр белән искә алыныр

Тәкъвараклар калдырган якты гамәлләр...

 

"КУ" 03, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев