Логотип Казан Утлары
Шигърият

"Үткәнен белергә тиеш һәрбер татар баласы"

Безнең халык – бай халык, тарихы, мирасы бай.

«Безнең халык – бай халык,

Тарихы, мирасы бай.

Бу хакта белергә тиеш

Һәрбер кыз, һәрбер малай». –

Сөйләшкән саен шулай дип

Кабатлый миңа бабай.

 

«Батырлары, әдипләре,

Күп бөек шәхесләре.

Исемнәрен данга күмгән

Иҗатлары-эшләре». –

Ашыга-ашыга сөйли бабай,

Ташыганга хисләре.

 

«Чигүле читек, түбәтәй,

Матур бәйрәм-йолалар

Безне бүген ямьсезлектән,

Гамьсезлектән йолалар.

Ярый әле, безгә кадәр

Килеп җиткәннәр алар.

 

Тик аларга сезнең белән

Киләчәккә барасы. –

Үткәнен белергә тиеш

Һәрбер татар баласы.

Чөнки дөнья, улым, тиздән

Бездән сезгә каласы...»

 

Көн дә бабай шулай сөйли,

Ак сакалын сыпырып.

Бүлдермичә тыңлап торам,

Каршысына утырып.

 

"КУ" 4, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев