Типтәр

Үз халкыңның киләчәген, үткәнен, бүгенгесен;

Кайгысының, шатлыгының зурлыгын белер өчен,

Еракка китеп кара син, еракка китеп кара!

Мөдәррис Әгъләм


Карурманын җуйган киек төсле,

Каерылып карап туган җиргә,

Китеп бара. Кырын карамагыз

Иле белән кубарылган иргә.

Кырын карамагыз. Аның әле

Кырык күпер аша үтәсе бар.

Җиде ятка капка каккан чакта

Җирсүләре җанын өтәсе бар.

Аның әле, гасырларны кичеп,

Чит якларда сулар эчәсе бар.

Әле аның «типтәр» аты алып

Канлы тарихларга күчәсе бар.

Үз илендә йортсыз-җирсез булып

Йөрисе бар йөрәк үче белән.

Һәм бугазга-бугаз киләсе бар,

Җир даулыйсы беләк көче белән.

Киезката басып, тимер чүкеп,

Пычак-пәке ясап көн итәсе.

Ят якларда дөнья көтәсе бар,

Чит туфракта бакый китәсе.

Ахыр килеп, типтәр торыннары

Шул җирләрне оя итәсе – 
Кай якта да бер үк карый кояш,

Бер үк туа Тәңре иртәсе.

Чандыр бер карт киез итек баса.

Көйләп кенә эшли, үз җае:

«Апрельләре, майлары ла, ди ул,

Их-ла, акча беткән айлары...»

Чандыр бер карт киез итек баса –  

Минем ерак бабам, минеке!

Җирсүләрең бер синдәме генә,

Барысы да шушы илнеке.

Денен саклап, үзен, сүзен саклап,

Телен яклап качкан, күченгән.

Үҗәтләнеп, читтә тамыр җәйгән,

Ким-хур булмыйм диеп кешедән.

Оныгы мин үз куллары белән

Җирсү хисен буган типтәрнең.

Минем җилкәләрдә – бабамнарны

Типтәр иткән тормыш биштәре.

Җигелергә дигән тәртәләргә

Сындырырлык итеп типкән бит.

Бер уйласаң, без илебез белән

Нигезеннән күчкән типтәр бит... 

 

"КУ" 07, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: