Логотип Казан Утлары
Шигърият

Типкәләнгән торып басар беркөн...

Мәдхияләр җырлый белмәгәннең Ишетелми кала тавышы.

Типкәләнгән торып басар беркөн,

Сыйпалганга берни кирәкми.

Бөркет түгел, затсыз үләт кошы

Кайчак чукып китә йөрәкне.

Минем тормыш тулган савыт кебек.

Утырмадым. Әләк язмадым.

Мин чайкалам һаман уртасында

Сыгылмалы такта басманың.

Ялган белән чынны күрә белеп,

Тапталмаган юлга авышып,

Мәдхияләр җырлый белмәгәннең

Ишетелми кала тавышы.

Ишет, Раббым, безнең доганы да,

Бу дөньяны кирәк җайларга,

Түрәләргә иман, вөҗдан кайтар,

Хак, туры юл күрсәт байларга!
 

 

"КУ"02,2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев