Әтиле әтисезләр

Сулышыңны өреп учларыма,

Җылытканың истә әле дә...

Мин әтиле булдым тик бер ара,

Шуңа газиз кыска мәле дә!

Чаналарда тартып йөргән чагың

Төшләремә кереп йөдәтә.

«Тагын бер кат шуыйм әле, димен,

Синең белән рәхәт меңләтә».

Ашыгасың! Ашкынасың һәрчак,

Өйдә башка гаиләң көткәнгә,

Йолкып алыр булып, ул чагыңнан,

Кайтыйк димен, әти, үткәнгә.

Ярар дисең, үзең сәгатеңә,

Минут саен карап аласың,

Син караган саен, өметләргә,

Язмыш сөртә, буйый карасын.
Тар вакытны миннән урлар өчен

Йә кар, йә җил сыза, ыжгырып.

– Өшедеңме, кызым?

– Һич юк! – диям,

Cәгадәтле мәлне, чак сузып.

Үткән берен таныгандай булып,

Сәлам бирәм таныш-белешкә.

Күрми калмасыннар, әтием бар!

Дәү гәүдәле! Чибәр төс-биткә!

Җебеп, бияләйгә ияртелгән

Карны озак кактым төшемдә.

...Әрнүләрем-яңарудан, кинәт,

Яктылыгын җуйды өнем дә.

...Сөю үтә, чорлар алышына,

Дөнья рәхәт! Кеше – гаепсез...

Тын галәмдә җылы табалмыйча,

Әтилеләр үкси әтисез. 

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: