Әти

Әткәем Гатуф Гарифулла улы рухына

Әткәй, әткәй!

Син бар килеш ятим,

Үксез булып үтте гомерем...

Кайда йөрсәм, ниләр эшләсәм дә,

Мәңге китек булды күңелем...

 

Урамнарда очрый идең кайчак...

Үтеп китәр идең баш иеп...

Мин ымсынып, елап кала идем

“Әти... әткәй... әткәем...” диеп.

 

Артларыңнан йөгереп китәр булып,

Сыеныр булып синең кочакка...

Нәкъ минеке кебек, күңелкәең

Өзгәләнде микән шул чакта?!

 

Башка балаларың сөйгән чакта

Исеңә төштем микән мин – ятим?!

Ә мин синең назга мохтаҗ идем,

Көтә идем... Тагын ни әйтим?!

 

Мин яраттым сине үлеп-үлеп,

Ашмас хыялларга бирелеп...

Бер авылда гомер иттек шулай,

“Бер күренеп, тагын күмелеп...”

 

Хәзер инде күренмисең дә син,

Гәүдәң кара җиргә күмелде...

Ятим генә идем... инде хәзер

Икеләтә ятим түгелме?!

 

“Яратам!” дип әйталмыйча калдым...

Хәер...

Әйтер сүзләр калды бихисап...

Туйганчы бер сөйләшербез әле

Икебез дә кабат без тусак...

 

Кабереңә килеп башым иям,

Телим сиңа җәннәт түрләрен...

Сине сөйгән кызың кочагыдай

Җылы булсын, әткәй, гүрләрең...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: